kitap net?
Туган телем - иркә гөлем // Фикерләр күп - эш җитми // 23 март, №10

21 февральдә дөньякүләм билгеләп үтелгән Халык-ара туган тел көненә бәйле чаралар республикада ике ай дәвамында - бөек шагыйребез Г.Тукай туган көннән башлап, соңгы елларда Татарстанда Туган тел көне буларак бәйрәм ителгән 26 апрельгә кадәр - уздырыла.
Шул арада төрле конференцияләр, очрашулар, тел буенча конкурслар оештырыла. әлеге чараларга һәрбер мәктәп, гимназия, барлык милләт вәкилләре җәлеп ителә. Күп милләтле республикабызда бүген туган телләрдә белем биргән һәм шул телләр өйрәнелгән 6 төрле милли мәктәп эшли. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеген әйдәп баручы белгеч Алсу Юсипова сүзләренә караганда, бездә һәр милләт баласына туган телендә белем алу яки шул телне үзләштерү өчен тигез шартлар булдырылган. әгәр республикада яшәүче милләт вәкилләреннән милли мәктәп яки сыйныф ачу теләге белән мөрәҗәгать булса, андый ниятне дә теләсә кайсы районда тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Милли мәктәпләр дигәннән, республикабызда 1187 татар мәктәп-гимназияләре, 145 чуаш, 45 удмурт, 22 мари мәктәбе, тагын мордва теле һәм әдәбияты фән буларак укытылган 4 мәктәп балаларга белем бирә. Болардан тыш, тагын 22 милләт вәкилләре, 34 якшәмбе мәктәбенә йөреп, үз ана телләрен һәм мәдәниятен махсус рәвештә өйрәнәләр.

Алсу Юсипова соңгы елларда татар телен тирәнтен өйрәнүгә омтылыш кимүнең сәбәпләрен җәмгыятьтән һәм укучыларның әти-әниләреннән эзләргә, гаепне мәктәпкә генә аударып калдырмаска киңәш итә. әмма ул урта мәктәптән соң милли телдә югары белем алуда күзәтелгән эзлексезлекне бетерү юлларын күрми. «Югары уку йортларының күпчелеге фәкать федераль органнарга буйсына, ә Татарстанда ике теллелек турында кабул ителгән законга алар карамый да», - ди Алсу ханым. Димәк, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының бу мәсьәләдә «теше үтми» булып чыга. Соң, мәктәп баласын, аның әти-әнисен иң өркеткән нәрсә шул түгелмени? Татар мәктәбен тәмамлаган һәркем татар филологиясе һәм тарихы факультетына бара дигән сүз түгел бит әле, башка белгечлекләр буенча укырга теләүчеләр дә бихисап. Югары уку йортына кергән чакта (яки кергәч) имтихан биргәндәге кыенлыклар кемне куркытмас? Татарстанда ике дәүләт теленең теләсә кайсында имтихан бирә аласың. Ләкин имтихан алучының да үз хокуклары бар: әгәр укытучы татар телен белмәсә, татар телендә имтихан бирергә теләүче үзе тәрҗемәче табарга тиеш. Беренчедән, каян тапсын ул андый югары квалификацияле белгечне, икенчедән, бу укытучының ихтыяҗы түгелмени? Язмышы кыл өстендә торган, киләчәге хәл ителгән чакта хокукларын даулап, кемнең инде имтихан алучының кәефен җибәрәсе килсен?..

20 февраль көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә әнә шул мәсьәләләр кузгатылды. әмма күңелне тынычландырырлык нинди генә саннар китерелмәсен, чынбарлыктагы вәзгыять һәркемгә мәгълүм. Татар яшьләренең күпчелеге ана телен, татар мәдәниятен, тарихын юньләп белми. Арада хәтта белергә дә теләмәүчеләр юк түгел. Татарның башка халыклар арасында эреп югалуына, рухи яктан көчсезләнә баруына болар никадәр зур өлеш кертә! Ел саен 16 меңләп яшь буын вәкиле урта белем алып чыга, ничәмә-ничә еллар буена татар телен өйрәнсәләр дә, шәһәр җирендә яшьләр русча аралашуны хуп күрә. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм шушы хәлне уңай якка үзгәртү юллары бармы?

«үзебез» яңа буын иҗтимагый хәрәкәте, әлеге сорауга җавап эзләү максатыннан, 22 февраль көнне Журналистлар берлегендә матбугат клубы утырышы үткәрде. Хәрәкәт координаторларының берсе - Резедә Сафиуллина җитәкчелегендә «Татар теле язмышы» дигән темага оештырылган бу чарага, татар журналистлары, иҗтимагый хәрәкәткә битараф булмаган яшьләрдән тыш, Казан дәүләт университеты профессорлары, танылган галим-педагоглар Флера Сафиуллина һәм Илдар Низамов, Татарстан Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге баш референты Фирая Шәйхиева, «Татарнамә» исемле татар телен, мәдәниятен үстерү фондының башкаручы директоры һәм татар телен өйрәтү курслары оештырган педагог Равил Сабиров, Казанның «Мәгариф» комитетыннан Гөлфәния җәләлова, «Кеше хокуклары» адвокатлар кабинеты директоры Назыйм Сафин килгән иде.

Биредә сүз алган һәммә кешенең фикерен аерым-аерым яктыртуны максат итмичә, шуларның иң җитдиләренә тукталыйк әле.

«2001 елның 8 ноябрендә бездәге «Эфир» телекомпаниесе үткәргән сорашулардан күренгәнчә, 200 тамашачының 67 % ы мәктәпләрдә татар телен бары тик теләк буенча гына укыту яклы, 17 % ы тагын да тирәнрәк өйрәнүне кирәк саный, 16 % ы гамәлдә булганча калдыруны кулай күрә, - дип сүз ала Резедә Сафиуллина. - Бүген шул ук сорауны бирсәң, республикабызда татар телен өйрәнүгә караш уңай якка үзгәргән дип кем әйтә ала? Вәзгыятьнең безнең файдага түгеллеге көн кебек ачык, билгеле.» Тел - аралашу-аңлашу коралы гына түгел, ә гасырлар дәвамында халык тарафыннан иҗат ителгән олы хәзинәләрдән санала. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитмәвен, аны гамәли яктан куллана белү зарурлыгын ассызыклый ул. Ләкин моның өчен ихтыяҗ булдырырга кирәк, шул вакытта гына телнең үсеше хакында сүз йөртеп була.

әйе, 1992 елда ук, татар күңелендә зур өметләр уятып, республикабызда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» мәгълүм закон кабул ителгән иде. Ләкин аның үтәлеше өчен кем җавап тота? «әлеге законның үзен һәм аны тормышка ашыру программасын интернет челтәреннән эзләп тапсам да, аны ачып укып булмый, - дип сүзен дәвам итә яшь галимә. - Компьютерыма кертелгән программалар заман таләпләренә туры килә, гомумән, башка сайтларда бу яктан нинди дә булса проблемалар килеп чыкканы юк. Бик тырышып эзли торгач, республикабыз халыклары телләренә кагылышлы документларны, ниһаять, таптым. һич уйламаган төштән - татарларга каршы эш алып бара торган www.notatar. narod.ru сайтыннан.»

Шундый җитди мәсьәләгә бик сәер караш, сәер мөнәсәбәт бездә... Аның каравы, татар телен өйрәнүгә каршылар иренми, җиренә җиткереп эшли. Вакыт табып, мин дә кереп карадым ул сайтка. Баштагы битеннән үк максатларын аерымачык белдерәләр: законлы юллар белән республика мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны бетерү, шул максатка ирешүдә фикердәшләр туплау. Ниятләрен тормышка ашыру өчен, Казандагы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәптә укучы баласы булган ата-аналар игътибарына суд органнарына, Россия прокуратурасына, тагын Россия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларына, Россия Президенты исеменә гариза язу үрнәкләре, татар телен өйрәтүгә каршы фикерләре теркәлгән текстлар тәкъдим ителгән. Фикерләре гамәлдәге законнардан китерелгән дәлилләр белән нигезләнгән. Кыскасы, алар әзерләгәнне укып, ризалыгыңны белдереп имзалыйсы гына бар, электрон почта аша кирәкле адресатка юллау мөмкинлеге дә каралган.

әлеге сайтта шулай ук Россия һәм Татарстан Конституцияләре, мәгариф турындагы законнар, алдан әйтелгәнчә, Татарстан халыклары телләре турындагы закон, уку планнары, милли доктрина да бар. Татарстан милли доктринасына каршы шактый дәлилләр, үтемле сүз-ләр кулланып, тиешле органнарга җибәрер өчен дә текстларын әзерләп куйганнар...

Казан шәһәре «Мәгариф» комитетыннан Гөлфәния ханым: «Казан шәһәр Советы карары нигезендә, 2003-07 елларда һәр елны 2 татар, 1 рус гимназиясе ачылырга тиеш иде, - дип теманы дәвам итә. - 2001 елдан бирле 1 генә татар мәктәбе дә ачылганы юк. Яшерен-батырын түгел: эшләп килгәннәре хәзер әкренләп русча укытуга күчә бара. Аның каравы, 2003-04 елларда 2 шәр рус гимназиясе ачылды, аннан соңгы елларда ничектер тагы, белмим... 93 нче мәктәпне рус гимназиясе итеп үзгәрткәч, поплары килеп, аны «изгеләндерде», ләкин ата-аналардан бер генә татар да, баламны чукындырылган гимназиядә укытмыйм, дип тел тибрәтмәде. Авызларына су кабып, шушы хәлләргә түзеп тордылар! ә бит элек кереп калган балалар шунда укуларын дәвам иттерде. Мәгариф системасында озак еллар эшләгән педагог буларак шуны әйтәсем килә: бары тик татар мәктәп һәм гимназияләрендә генә чын татар мохите булдырып була. Милли мохиттә тәрбияләнгән балада милли горурлык та, туган теленә мәхәббәт тә тәрбияләнә. Шундый уку йортлары гына XXI гасырда татар зыялыларын тәр-бияләргә тулаем сәләтле. Саф татар мәктәбе булдыру мөмкинлеге юк икән, димәк, татар милли этнокультуралы мәктәпләр булдыру зарур. Туган телдә иҗат ителгән әсәрләр белән хәзер тәрҗемәләр аша танышу - гафу ителмәслек күренеш. ә бит татар телен үзләштерү мөмкинлекләре бар - фәкать теләк кенә кирәк.»

Татар телен өйрәтү курсларының телефоннары язылган белдерүләр Казан урамнарында соңгы вакытта бик еш очрый. Күреп, күңел сөенеп куя, билгеле: теләгән кеше өйрәнсен, әйдә! Шундый курсларның берсен оештырып, үзе үк татар телен укытучы Равил Сабировның да әйтер сүзе бар. «әллә нинди рекламалар белән мавыкмый гына, курслар турында белешмә такталар куеп, интернетта хәбәр урнаштырдык. Безгә Казанның үзеннән әллә ни килмә-сәләр дә, Мәскәү, Пенза, Пермь, Калининград кебек өлкәләрдән мөрәҗәгать итәләр, аудио һәм видеоязмалалар алдырталар. Вакыты таррак булганнар яки ялкаураклар өчен, әйтик, «Татарский за рулем» дигәне бар, - дип, курсларның уңайлыклары белән таныштыра ул. - Рәхмәт хатлары килә. Аена 2 мең сум түләп, бик теләп укырга йөриләр, ихтыяҗ зур. Чиратка язылалар, кемнәр киләсе хәтта 1 ай алдан ук билгеле. Курслар, нигездә, олы кешеләр өчен оештырыла. Кемнәрдер үзе өйрәнеп, баласына яки оныгына ярдәм итүне максат итә, татар егетенә кияүгә чыкканнар исә телне өйрәнеп, ире ягындагыларга ошарга тырыша. Казанга күчеп кайтучылар арасында татар теленә өйрәнү мәҗбүри дип караучылар да очрый. Хәер, телне өйрәнүгә этәргән сәбәпләр төрле булса да, ниятләр әйбәт. әйтер сүзем шул: югарыдан әмер биреп, мәктәпләрдә мәҗбүриләп укытуның кирәге юктыр бәлки, чөнки үзе теләп өйрәнгәндә генә эшнең нәтиҗәсе сизелерлек була.»

Р.Сабиров сүзләренә караганда, әлеге курсларда телне өйрәтү методикасының авторы да үзе икән. «Параллель рәвештә укыту өчен педагог табуы кыен, чөнки теләсә кем белән эшли алмыйм мин. Таләпләрем гади: укытучы татар һәм рус телләрен тигез дәрәҗәдә әйбәт белергә, киң карашлы булырга һәм методиканы кулланып эшләргә тиеш. әлегәчә килеп киткәннәрнең русчасы башлангыч классларныкы кебек - тыңлап торган кеше көлә генә. ә инде русчасы яхшы булса, татарчасы аксый», - дип, проблемалар барлыгын белдерә. Аның сөйләгәннәренә тагын шуны өстәргә була: курслар Бутлеров урамындагы 31 йортта урнашкан һәм www.tatar.com.ru адресы буенча үз сайты бар. Сайтта татар һәм төрек телләрен тиз арада өйрәнү өчен кулланмалар, киңәшләр, ә мәктәпнең өлкән классларында укучылар һәм студентлар өчен ярдәмлекләр тәкъдим ителә. Хәер, рус сайтларында мондый уңайлыклар инде күптән гамәлдә.

«Күзәтүләремчә, соңгы 2-3 айда Казанда 15ләп коммерция нигезендәге шундый курслар эшли. Күплеге сөендерә, укытсыннар гына! - ди Министрлар Кабинеты вәкиле Фирая Шәйхиева. - Телефоннан күп тапкырлар сорашканым бар, ни сәбәпледер, кемнәр укытканын әйтмиләр, вуз укытучылары, диләр. Ләкин укыту эшчәнлегенә контроль кирәк. Бәлки анда вуз укытучылары белем бирми дә торгандыр, ә очраклы кешеләр шөгыльләнәдер. Татарстан халыклары телләре һәм дәүләт телләре турындагы законны тормышка ашыру программасында каралганча, дәүләт карамагында булган курсларда бүген барлык министрлыклардан, министрлыкларга караган бөтен республика структураларыннан ел саен 1100-1200 кеше укытыла. Алар барысы да - дәүләт, хөкүмәт эшендәгеләр һәм курслар дәүләт тарафыннан финанслана.» һәр ел саен меңнән артык түрә татар телен өйрәнә икән, димәк, кәнәфидәгеләрнең теләсә кайсына үзебезнең татар телендә мөрәҗәгать итәрлек, эш кәгазьләрен дә үзебезнең тел-дә тутырырлык мөмкинлегебез бар дигән сүз. Шулай булгач, нәрсә көтеп торабыз соң?

«Гамәлдәге телләрне үстерү программасы - телләрне үтерү программасы ул. Анда шома язылган, ләкин эшләтү механизмы да, гомумән, бернәрсә дә каралмаган, - дип нәтиҗә ясый «үзебез» хәрәкәте координаторы, «Азатлык» радиосы журналисты Рәфис җәмдихан. - Бөтен эш мәгарифкә генә кайтарып калдырылган. Дөрес, анысы да кирәк, әмма телне яшәтү өчен ул гына аз. Татар телен үстерү, матурлыгын күрсәтү, аның кулланылышын киңәйтү (телевидение, кино, милли телдә зур тамашалар һ.б.) буенча дәүләтнең концептуаль программасы юк. Толерантлык дигән булып, Татарстан Министрлар Кабинеты нишләп берни эшләми посып ята? Телләр турындагы законны бозган өчен җавапка тарттыру максатыннан, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты Дәүләт Советына нишләп тәкъдим белән чыкмый? үзләре булдыра алмый икән, халыкка мөрәҗәгать итсеннәр әнә. Акыллы, белемле кешеләр җитәрлек бездә, шөкер. Республикага исем биргән милләтнең мәнфәгатьләрен иң беренче чиратта кайгыртмаган хакимият турында ни әйтәсең инде. Депутатларыбыз да томлап-томлап үз китапларын чыгарудан арына алмыйлар кебек...»

«Менә сез монда җыелып, милләт, татар теле, дигән буласыз. Хокукый яктан караганда, миннән башка, арагызда бер генә татар да юк. Шаулашмагыз, кайткач, Россиядә шәхесне раслый торган төп документ саналган паспортыгызны ачып карагыз әнә. Анда татар дип язылмаган бит! ә мин гариза язып, татар булуым турында судтан белешмә алдым. Бу хакта сүз кузгатуымның сәбәбе шул: хәзерге заманда мәйданнарда күкрәк кагып, гаугалашып кына әллә ни майтарып булмый, - дип, адвокат Назыйм Сафин фикерләрен нигезли: - Нинди дә булса эшкә керешкәнче, башта шул үзең яшәгән дәүләт законнарын ныклап өйрәнергә, мәнфәгатьләргә туры килеп бетмәгәннәрен төп максатыңа, үз республикаңа яраклаштырып, закон кабул итүләренә ирешергә кирәк. ә бездә булганнарын да куллана белмиләр. Республика дигәннән, Россия законнарында ук Татарстанның суверенлыгы таныла, ә безнекеләр, суверенитет юк, ди. Соң, кайчан законлысын даулый, тиешлесен таләп итәргә өйрәнәбез? Безнең татар судтан уттан курыккан кебек курка - хокукый яктан надан булганга шулай ул. Безнең белән, ягъни юристлар ассоциациясе белән берләшми, безнең тирәгә тупланмый торып, киләчәктә дә милли хәрәкәтне шулай сытып кына үтәчәкләр. үз вакытында ярдәм тәкъдим иткәч, Зәйнуллиннар, Бариевлар, йөрмәгез монда, дип, безне куып кына җибәрделәр. Законнарны оста кулланып кына үзеңә кирәкне аяк терәп даулап була. Тел, тел, дибез. Телләр турында закон проекты әзер-ләнгәндә үк академик Мирфатыйх Зәкиевкә тел төшенчәсенә фәнни нигезле юридик билгеләмә бирергә тәкъдим иткән идем. Тыңламады. Телнең юридик төшенчәсе булмый торып, тел мәсьәләсендә безне киләчәктә дә шулай кагып-сугып йөртәчәкләр...»

Сөйләшүне Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА язып алды

Tatar ile/ №10 (683), март, 2006 ел.



http://tat.tatar-inform.ru/kraya/?ID=12298